Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиблар, кешенең күзенә кереп, баш сөягенә кадалган пычакны алган

Пычак күз орбитасын тишеп, баш сөяге эченә кереп кадалган.

news_top_970_100
Табиблар, кешенең күзенә кереп, баш сөягенә кадалган пычакны алган
https://pixabay.com

Нальчик шәһәре клиник хастаханәсе табиблары күзе һәм баш сөяге яраланган пациенты коткарган. Бу турыда медицина оешмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Пациентны ашыгыч ярдәм бригадасы китерде. Ул бик авыр хәлдә иде. Аның күзенә һәм баш сөягенә пычак кергән. Тикшергәннән соң аңа „Уң орбитаны, баш сөяге эче пычак белән үтәли яраланган. Уң орбитаның арткы стенкасы фрагментлары күчеп сынган. Уң орбитада, баш сөяге эчендә чит предмет“ диагнозы куелды», дигән табиблар.

Пациентның башыннан пычакны алганнар, аннары яраны хирургик ысул белән эшкәрткәннәр.

«Икенче этапта баш миен дренажладылар. Белгечләр бригадасы — нейрохирурглар, офтальмологлар, анестезиологлар бу кешегә экстрен ярдәм күрсәтте. Хәзер аның хәле стабиль», — дигәннәр.

Күзенә пычак кергән кеше ир-атмы, хатын-кызмы икәне дә, әлеге вакыйга ни сәбәпле килеп чыкканы да хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100