Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Доминиканада авариягә очраган Россия туристлары арасында Казан кешеләре дә бар

Аэропортка баручы 39 кеше утырган автобус капланганнан соң, 27 кеше имгәнгән.

news_top_970_100
Доминиканада авариягә очраган Россия туристлары арасында Казан кешеләре дә бар
социаль челтәрләр

Доминикана Республикасында ял итүче Россия туристлары утырган автобус юл һәлакәтенә очраган. 39 кеше утырган автобус капланганнан соң, 27 кеше имгәнгән. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Туристлар барысы да Anex Tour операторы клиентлары була. Сишәмбе иртәсендә автобус Игуэй шәһәре тирәсендә йөк машинасы белән бәрелешә.

Бу авариядә имгәнүчеләр арасында Казаннан Роман һәм Снежанна исемле ир белән хатын да булуы билгеле. Бу турыда «Татар-информ»га гаиләнең дуслары хәбәр итте.

Роман белән Снежанна җәй көнне туй уздырган, хәзер алар туй сәяхәтендә булган. «Роман безгә язды, бар да тәртиптә, ярдәм кирәкми, диде. Снежаннаның кулы һәм аяклары яраланган. Хәзер ул хирургиядә дәвалана», — дип сөйләде дуслары.

Башлангыч мәгълүмат буенча, йөк машинасы куркыныч маневр ясый, ул кисәк кенә бер полосадан икенчесенә күчә. Шуннан соң арттан килә торган автобус юлдан чыгып китә һәм ава.

Туристларның барысы да исән, имгәнүче 27 кеше арасында балалар да бар. Алар төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысы да Мәскәү кешеләре икәне билгеле.

Доминикананың Пунта-Кана курортында Россиянең Венесуэладагы илчелеге җитәкчесе Михаил Евдокимов сүзләренчә, бер туристның ике кулын да кисеп алырга туры килгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Сүз 12 яшьлек кыз турында бара, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Хәзерге вакытта имгәнүчеләргә хастаханәдә операцияләр ясыйлар. Россия илчеләре турны оештырган оператор белән элемтәгә кергән. Ярдәм таләп ителмәгән туристларны кунакханәләргә урнаштырганнар, аларның бер өлеше Россиягә кайтып киткән.

Егерме кеше Игуэй шәһәре хастаханәләрендә ята. Тагын җиде кеше бик авыр хәлдә. Алар Санта-Доминго утравы башкаласында хастаханәдә, диелә хәбәрдә

Имгәнгән туристлар җирдә ята, алар елаша, торып басыр хәлләре юк. Бу кешеләр отпуск тәмамлап, Пунта-Кана курортыннан аэропортка бара. Биредә кичке дүрт, яңгыр юк, юл да туп-туры. Россия туристларын илткән хастаханәләрдә тәрҗемәчеләр дә булмый. Табиблар белән аралашу өчен волонтерлар эзлиләр, дип хәбәр итте «Вести» каналы.

«Беренче канал» хәбәр иткәнчә, бәрелгәннән соң, автобусның алгы өлеше бөтенләй диярлек җимерелгән, тәрәзләр барысы да ватылып беткән.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100