Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер кеше тимер-томыр арасына кысылып калды». Уфада авариядә биш кеше имгәнгән

Төн уртасында «Опель Антара» һәм «Рено Логан» бәрелешә.

news_top_970_100
«Бер кеше тимер-томыр арасына кысылып калды». Уфада авариядә биш кеше имгәнгән
https://www.bashinform.ru

Узган төн урталарында Уфада Зорге һәм Галле шәһәре урамнары чатында «Опель Антара» һәм «Рено Логан» бәрелешә. Бу турыда коткаручыларга хәбәр итәләр. Шалтыратучы егет бер машина эчендә кеше кысылып калуын да әйтә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга коткаручылар килә. Алар гидравлик корал кулланып, «Рено» эчендә кысылып калган кешене чыгаралар. Ул — «Рено» машинасын йөртүче була. Аны тимер-томыр арасыннан алып, табибларга тапшыралар.

Бу авариядә биш кеше имгәнә. Башка кешеләргә коткаручылар ярдәме кирәк булмый. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100