Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кеше бер көндә лотереяда ике тапкыр уналтышар миллион доллар откан

Бер кеше бер көндә лотереяда ике тапкыр уналтышар миллион доллар откан

news_top_970_100
Бер кеше бер көндә лотереяда ике тапкыр уналтышар миллион доллар откан
Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче ир-ат бер үк лотереяда ике тапкыр зур отыш алган. Ул һәр билеттан 23 миллион Австралия доллары (16,2 миллион АКШ доллары) откан. Табышның гомуми күләме 32 миллион АКШ доллары чамасы булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Бу ир-ат Мельбурн шәһәрендә ике урында ике билет алган. Берсен откан, икенчесе турында бөтенләй оныткан булган. "Беренче дивизионда зур акча отучы кеше белән элемтәгә кергәч, ул үзенең ике билет алганын да, ике тапкыр отканын да оныткан иде", - дип сөйләгән лотереяны оештыручылар.  

Оештыручы сүзләренчә, бу ир-ат ике билетта да бер үк саннарны билгеләгән. Билетлар икесе ике төрле лотереяда уйнар, дип уйлаган ул. Ә лотереяны оештыручылар инде 30 ел дәвамында бер үк санлы билетларны да уйната икән. Шулай итеп, бер кеше ике билетта бертөрле саннарны билгеләп, ике тапкыр отышка ия булган.  

Бәхетле ир-ат лотерея билетлары алу өчен 30 мең чамасы Австралия доллары (21,2 мең АКШ доллары) тотуын сөйләгән. Ул зур табышын ничек файдаланасын да әйтә алмаган. "Эштән китәрмен бәлки. Бәлки яңа йорт алырмын, бәлки ялга китәрмен. Әлбәттә, гаиләм белән бүлешермен", - дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100