Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер канатым сынды...» Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә кайгы

news_top_970_100
«Бер канатым сынды...» Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә кайгы
"Татар-информ" архивы

Җырчы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсенә кайгы килгән. 2 февраль көнне Айгөлнең әтисе Әмирҗан абый вафат булган.

«Әти китте… Ике канатымның берсе сынды… Хуш, җаныкаем минем, минем иң яраткан әтием…

Нәбиуллин Әмирҗан Сәрвәретдин улы… 16.01.1940 – 2.02.2025.

Догалар кылсагыз иде. Бу көннәрдә яныбызда булган, ярдәм иткән, хәлебезне белгән барча туганнарга, дусларга, күршеләргә, танышларга, авылдашларга мең-мең рәхмәт. Әтиемнең рухы шат булсын», – дип язды Айгөл ватсаптагы статусларында.

Әле шушы көннәрдә генә якыннары Әмирҗан абыйның юбилеен билгеләп үткәннәр иде. «Вакыт уза… Әтиемнең бүген юбилее – 85 яшь… Хәле нык авыр, инде 3 елдан артык урын өстендә… Ләкин әлегә исән, Аллаһка шөкер. Ни дисәң дә, әлегә мин әтиле!!! Яратам, әтием», – дип язган иде Айгөл.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100