Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер канаты – нугай заты (Ләис Зөлкарнәй иҗатына бер караш)

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Нәдершина Тукай премиясенә кандидат Ләис Зөлкарнәй иҗатына карата фикере белән уртаклаша.

news_top_970_100
Бер канаты – нугай заты (Ләис Зөлкарнәй иҗатына бер караш)
Фото: Салават Камалетдинов

Күренекле шагыйребез Ләис Зөлкарнәйнең 70нче еллар азагында язылып, ашкынулы яшьлек романтизмы белән сугарылган тәүге әсәрләрендә үк «Бабаларның җаны давыл булган, / Без бит шул давылның дәвамы» («Давыл аты») дип белдергән лирик геройның үзен тарих белән киләчәк бөтенлегенең бер буыны итеп аңлавы, ата-бабалардан килгән әхлакый кыйммәтләрне тормыш кыйбласы итүе ачык тоемлана. Шагыйрь иҗатын үтәли иңләп узачак буыннар бәйләнеше, тарихи хәтер, бабаларыбыз рухы һәм киләчәк каршында җаваплылык кебек тема-мотивлар нәкъ менә шушы тәүге шигырьләрдә үк бөреләнә. Әдипнең бер бәйләм әсәрләрендә бу мотивлар туган авыл, нигез, әти-әни образлары белән үрелеп килә («Ятим йорт», «Сиртмә кое», «Бәбкә үләннәре», «Авыл сиреньнәре», «Үксез төшләр», «Күк йорт», «Бичура» һ.б.). Эчке бер моң, сызланулы-җирсүле хиссият белән сугарылган әлеге шигырьләрдә ата-бабалардан килгән рухи кануннар теркәлә:

Имәннәрне нигезләргә салыйк, улым,

Ил-йорт һаман астан чери, элеккечә...

(«Күк йорт»);

Бердәнбер ул туган нигез,

Бердәнбер,

Тәңре төсле...

(«Ятим йорт»);

Үткәндә калган балачак садәлеген, эчкерсез авылдашларын, туган җир җылысын сагынып өзгәләнү, буыннар хәтере югала баруын, авыл (димәк, халык, милләт) киләчәге томанлы булуын аңлау һәм боларда үзенең дә гаепле икәнлеген сизенеп үкенү лирик геройның даими күңел халәтенә әверелә, сызланган күңеленә бердәнбер юаныч булып, якын кешеләр турындагы җылы-сагышлы хатирәләр генә кала.

«Узганны кабатлау» (2021) дип исемләнгән җыентыгында үзе турындагы язмасын Ләис Зөлкарнәй: «Мин – Нугай Йорты егете», – дип башлый. Нигез ташлары күп гасырлар элек Туктамыш хан күчереп утырткан Алтын Урда татарлары тарафыннан салынган авылда (шагыйрь фаразы!) туып-үскән әдипнең үз иҗатында төрки-татар тарихының борынгы сәхифәләренә һәрдаим мөрәҗәгать итүе гаҗәп түгел. Шигырьдән шигырьгә күчеп барган Идегәй, Туктамыш һәм Алтын Урданың башка ханнары, төрки ыру башлыклары, Сөембикә һәм Казан ханлыгындагы башка күренекле шәхесләрнең образлары, гомумән, киң колачлы тарихи интертекстуальлек укучыны хәтер төпкелләрен айкарга, милли тарих сәхифәләрен барларга, үткәннәр аша хәзергегә бәя бирергә мәҗбүр итә. Шуның белән бергә, Ләис Зөлкарнәйнең иҗатында төп мотивлар биредә тагын да олырак гомумиләштерүләргә алып чыга: фикер-нәтиҗәләр милләт яссылыгына күчерелә.

Әсәрләрнең төрле вакыт катламнары – тарих һәм бүгенгенең тыгыз үрелеше рәвешендә иҗат ителүе, хәзерге яшәештә тарих эзләрен табу, борынгы бабаларыбызның моңнарын ишетү лирик геройның фикер колачы киңәя, гамьнәре тирәнәя баруы турында сөйли, фәлсәфилекнең көчәюенә китерә. Шул рәвешле, әдип әсәрләрендә «Без кем?», «Безнең тамырларыбыз кайдан башлана?», «Без тарихта нинди урын билибез?» сорауларына җавап эзләү аша яшәештә, тарих агышында үз урынын табарга омтылган, милләте язмышын кайгырткан фәлсәфи гамьле шәхес урын ала. Ул, бер яктан, халкының шанлы-данлы үткәне белән дәүләтсез, рухи кыйммәтләр кадерен җуя барган бүгенгесен чагыштырып, күңел каршылыгы, сызлану халәтендә яши:

Без китәрбез...

Дөнья калыр...

Ә дөнья бетүләре...

Кабатланыр,

Нугай затым...

Кабатланыр...

(«1552 ел. Кояшы тотылган Казан»)

Икенче яктан, лирик герой, үзенең гражданлык позициясен ачыктан-ачык җиткереп, милләтнең киләчәген шик астына куюдан баш тарта:

Елгадагы,

Күлләрдәге,

Таулардагы

Татар исемнәре –

Татар аты шаһит:

Син яшисең үз илеңдә!

Тартынма һич!

Үз өенә кермәс

Татар,

Ишек шакып!..

(«Үз илеңдә»)

Ләис Зөлкарнәйнең соңгы елларда дөнья күргән күләмле әсәре – татар шигъри сүз сәнгатендә лиро-эпик жанрда үсеш-яңарышның дәвам итүен раслаган үрнәкләрдән булган «Алтын Урда»сы – дастанга тартым шәкелдә иҗат ителүе белән кызыклы. Композицион яктан әсәр мөстәкыйль яңгырашлы озын шигырь яки шигъри циклдан гыйбарәт булган өч бабтан тора. Һәр тезмәгә эпиграф итеп «Идегәй» дастаныннан өзекләр сайлап, автор структур өлешләрне бер җепкә тезә, татарның җан ярасы – Казан ханлыгы һәлакәтен мәгънәви үзәк итеп алып, һәр өлешне шушы фаҗиганең милләт җанында мәңгелек моң, сызлану, үкенеч сәбәбе булуын раслауга багышлый:

Ил арбасы

Тараласы түгел иде –

Эх, тоталмадык,

То-тал-ма-дык

Ил арбасын!..

Әсәрнең бер үзенчәлеге – аның күптавышлылыгы: татарның язмышына битараф булмаган, үзен бөек болгар, кыпчак, нугай кебек халыкларның дәвамы итеп тойган шәхес буларак күзалланган лирик геройның аң агышы шәкелендә формалашкан күңел монологларына «кипмәс татар газабы», «китмәс татар газабы» турында бәян иткән Мәнгү хан, Олуг Мөхәммәд, Сөен бикә, Батырша, Бачман хан, Кантүрәләр һәм башкаларның җан авазы килеп кушыла, башка тарихи шәхесләр тавышы да күпләп килеп керә. Бу авазлар, лирик геройның күңел кичерешләре белән кушылып, калебендә милли ваемы булган һәр татарның күңеленә үтеп керә, уйландыра, гамьләндерә, милләтне милләт итеп яшәткән рухи кыйммәтләр рухи хөрлек, милләтпәрвәрлек, тугрылык, фидакарьлек, горурлык һ.б. булуына төшендерә. Бу урында Батыршага багышланган «Кисек тел кыйссасы»ннан батырның дәвамчыларына васыятен китерү белән чикләник:

«Яфрак! » – диләр... – Корымасмын! –

Мин, Батыршаның теле,

Торыннарга оран салдым:

«ИРЕК!

ИРЕК!

ИРЕК!»

Шул ук вакытта әлеге авазларда үткәнен оныткан, йөрәгендәге иярле атын тышаулаган гамьсез халыкка үпкә дә яңгырый, дөнья һәм «Алтын Урда станында кырыс татар ырысы булып тукылган» Рәсәй тарихында олы роль уйнаган, горурланырлык гамәлләре белән хәтергә уелырдай гаярь ул-кызлары булган татар халкының үткәнен барлау, тарих сәхнәсендә аның урынын таныту хәзерге буынның бурычы булуы ассызыклана. Моңа өченче бабның «Җидесу» дип аталган соңгы бүлегендә кат-кат тәкърарланган «ханбикәне эзләп чыгу кирәк» гыйбарәсе ачык ишарә итә.

Эчтәлеге интертекстуаль бәйләнешләр, стильләр синтезы, күптавышлылык, хисси-психологик һәм фәлсәфи катламнар, вакытның тарихтан бүгенгегә, хәзергедән үткәнгә еш күчеп торуы аша татар тарихының төрле чорларын кисештерү һ.б. хисабына тыгызланган, вакыт кысалары белән чикләнмәс фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек биргән бу лиро-эпик әсәр Ләис Зөлкарнәй иҗатында гына түгел, хәзерге татар әдәбиятында да әһәмиятле урын алып тора.

Гомумән, Ләис Зөлкарнәй бүгенге татар шигъриятендә хөкем сөргән күпкатламлы язу рәвешен, шуңа интеллектуаль фикер төрлелеген «яшерүне» башлап җибәрүчеләрнең берсе булып саналырга хаклы. Беренче әсәрләреннән үк ассоциатив образлылыкка мөрәҗәгать итеп, текстны катлаулы гомумиләштерүләр, фәлсәфилек, тарихи образлар, дини, мифологик күзаллаулар үрелмәсе рәвешендә төзегән, һәр шигырь юлын кат-кат укып, сүз-образларга яшеренгән эчке мәгънәләрне эзләргә мәҗбүр иткән шагыйрь ярты гасырга якын инде шушы кимәлдә иҗат итә. Уйланучан, милли гамьле, яшәеш фәлсәфәсен тарихи хәтерне яңартуда тапкан лирик герой – бу әсәрләрнең үзәгендә. Гомумән, бүгенгедән киләчәккә юлны тарихи хәтергә бәйләүне шигъриятенең үзәк тенденциясе итеп алып, әдип укучыны үткәннән сабак алырга чакыра, милли тамырларны, дәверләрдән тапшырыла килгән рухи кыйммәтләрне барларга, милли үзаңны сакларга өнди.

Ләис Зөлкарнәй – татар әдәбиятын форма ягыннан яңартып җибәрүчеләрдән дә: лирик геройның яшәеш, кешелек, милләт турындагы өзлексез уйлануларының аң агышы шәкелендә җиткерелүе, шул ук вакытта үзенчәлекле эчке музыка, аһәңлелек хисабына ритмик бөтенлеккә ирешә алуы авторны сөйләм шигыре остасы буларак таныта. Сокландырырлык әдәби зәвык белән сайланган сүз-сурәтләр, импрессионистик бизәкләр муллыгы, эмоциональлек һәм психологизм, кеше һәм табигатьнең тыгыз бәйләнеше Ләис Зөлкарнәйнең үзенә генә хас индивидуаль иҗат стилен барлыкка китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100