Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бер көнлек президент" Гамил Нуруллин Президент эшенең иң күңелле һәм иң кыен якларын ачыклаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе урынына кемне калдырачагын беләсезме? Республиканы Казан шәһәренең 19 нчы номерлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Гамил Нуруллин җитәкләргә мөмкин. Егет көнозын Рөстәм Миңнеханов белән йөреп, бер көн Президент булып карады.

news_top_970_100
"Бер көнлек президент"  Гамил Нуруллин Президент эшенең иң күңелле һәм иң кыен якларын ачыклаган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов егетне "үзенең дәвамчысы" дип атады. “Мин синдә үземнең дәвамчымны күрәм. Син Президентлыкка дәгъва кылганда, сиңа ышаныч белдерүче кешең бар”, - диде ул үзенең яңа яшь ярдәмчесенә.


Яшьләр эшләп өйрәнсен!

“Мин аны сайламадым. Ул үзе хат язган, мин “килсен” дидем. Бүген ул “Танеко”ны күрде, Әлмәттә директорлар советында булды. Сырхауханәне карадык. Планеркада да булды әле иртән. Яшьләр ничек эшләргә кирәклекне күрсен”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда.


Иң элек булачак президент хакында бераз мәгълүмат бирик әле. 

Гамил Казанда туган, гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе массаж белән шөгыльләнүче табиб, әнисе - финансист. Аңа 3 яшь чамасы булганда гаиләсе эш буенча Португалиягә күченеп киткән. Соңрак алар янәдән Татарстан башкаласына яшәргә  кайта. Егет татар, рус, инглиз телләрен белә. Португал телен, аралашмау сәбәпле, оныткан инде инде, әмма искә төшерергә була, ди.

Дус кызы юк, "әлегә ул турыда уйларга иртә, вакыт юк" ди.



Гамил мәктәпне тәмамланганнан соң халыкара хокук юнәлешендә белем алырга хыяллана. Сәясәт һәм тарих белән кызыксына. Велосипедта йөрергә, сәяхәт итәргә ярата. Быел "Печән базары" фестивален оештыручыларга да ярдәм итүе мәгълүм. Мәктәптә иң актив укучылардан санала.

Президентка барып җиткән хат

Гамил татар халкын үстерү тәкъдиме белән Президентка хат яза. Декабрь аенда аңа мәктәп директоры сөенечле хәбәр җиткерә - Рөстәм Миңнеханов Гамилнең хатын укыган! Укыган гына түгел, аның тәкъдимен дә кабул иткән!

Рөстәм Нургали улы белән Гамил нәрсә хакында сөйләшкән, Президентның аңа нәрсәсе ошаган, ә нәрсәсе ошамаганы хакында ул "Татар-информ" хәбәрчесенә дә сөйләде. 



- Гамил, президентка хат язу теләге нидән килеп чыкты?

- Бу фикер миндә җәй көне туды һәм мин Рөстәм Миңнехановка хатны язып, почта аша җибәрдем. Берничә көннән соң миңа Президент Аппаратыннан җавап килде. Хатта мин Татарстанның киләчәге, татар халкы, татар теле, мәдәниятенең киләчәге хакында фикерләремне язган идем. Шул ук хатта үземнең хыялым - президент булырга теләвемне дә белдердем. Дөресрәге, президент белән бер көн үткәрү хыялым бар иде. 

Берничә көн элек миңа хатымны Президентның укуын һәм хыялымның тормышка ашачагы хакында хәбәр иттеләр. 

- Президентка юлланган хатның бераз эчтәлеге белән дә таныштырсагыз иде.

- Татар халкының хәзер бик кыен вакыты. Татарларны ничек сакларга һәм үстерергә дигән сорауга җавап бирергә тырыштым. Беренче чиратта, тарих белән таныштырып, татарларның үзаңын арттырырга кирәк. Моны балачактан ук эшли башларга иде. 



- Президент белән очрашудан нинди тәэсирләр калды?

- Мин Президент белән очрашуга иртәнге сәгать сигезгә бардым. Аның белән бергә "планерка" уздырдык. Җыелышка килүчеләргә ул мине, шаяртып, киләчәктә булачак президент дип әйтте. "Бу минем бүгенге ярдәмчем. Гамил Зуфарович дип мөрәҗәгать итә аласыз!" диде. Шуннан соң мин кыскача гына үзем белән таныштырып үттем. 

Җыелыш тәмамланганнан соң, вертолетта Түбән Камага "Танеко"га очтык. Анда шәһәр мэры Айдар Метшин белән күрештек, "Танеко" эшчеләре белән аралаштык. Аннан соң Әлмәткә юл алдык һәм анда хастаханәдә булдык. Соңрак Президент белән "Татнефть" директорлар советы утырышында катнаштык. 

Кичен Казанда журналистлар белән очрашу булды. Шуннан соң гына мин Рөстәм Нургали улы белән икәүдән-икәү генә сөйләшә алдым. Очрашулар, чаралар алдыннан ул әзерләнә, шуңа да ул арада аралашу мөмкинлеге булмады диярлек. 

Кайберәүләр төнлә йоклый да алмагансыңдыр инде, диләр. Артык дулкынландым дип әйтмәс идем. Бары шатландым гына. 



- Президент белән нәрсәләр хакында сөйләштегез? 

- Мин хатымда татар милләтен үстерү буенча кайбер тәкъдимнәремне җиткергән идем. Күбрәк шул хакта сөйләштек. Мисал өчен, балаларны беренче сыйныфта алып татар халкы һәм Татарстан тарихы белән таныштырырга кирәк дигән тәкъдимемне җиткердем.

Мәсәлән, мин балачакта Португалиядә яшәдем. Татарча һәм португал телендә сөйләшә идем. Аннан соң русча өйрәндем. Казанга күченгәннән соң рус теле аралашу теленә әйләнде, татар теле онытыла башлады. Соңрак мин тарих белән кызыксына башладым һәм бөтендөнья тарихында татарларның зур роль уйнаганлыгын ачыкладым. Шунда миндә милли үзаң уянды. Ул һәр кешедә булырга тиеш дип саныйм. 

Президент: "Фикерләрең миңа ошый", диде.

- Шундый тыгыз эш көненнән соң Президент булу теләге сүнмәдеме?

- Рөстәм Нургали улы миңа: "Мин синең урыныңда булсам, президент түгел, ә берәр оешманың директоры булыр идем. Чөнки Татарстан бик зур республика. Оешманы җитәкләгәндә, син эшне төгәл беләсең. Республика исә күп тармаклы", - диде. 

Ә мин барыбер президент булырга телим. 

- Президент булсаң, беренче эш итеп нәрсә эшләр идең?

- Минемчә, мәгариф өлкәсендә бик зур үзгәрешләр кирәк. Бу татар теле һәм әдәбиятына гына бәйле түгел, ә тулысынча мәгариф системасына  кагыла. Безгә мәктәптә бирелгән белемне көндәлек тормышта файдаланырлык итәргә кирәк. Безгә практик белем бирелергә тиеш. 

Мисалга кемдер тарихчы булырга тели. Аңа физиканы тирәнтен  өйрәнү кирәкми дә. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәпне тәмамлаганнан соң без тормышка әзер булырга тиеш. 



- Президент эшендә нәрсә ошады?

Һәрдаим хәрәкәттә булу ошады.

- Ә иң авыры?

- Иң авыры да шул булгандыр. 

- Якын киләчәктә нәрсә эшләргә уйлыйсың?

- Иң мөһиме - укырга, белем алырга. Нигез булырга тиеш. Чөнки белемсез бернәрсә дә эшләп булмый. Шул ук Президент булу өчен дә бик күп мәгълүмат белү кирәк. Моны мин үз күзләрем белән күрдем. Президент ТАНЕКОда булганда шундый сүзләр кулланып сөйләшә - мин кайбер сүзләрнең мәгънәләрен дә белмим. Аннары ул хастаханәдә булды, анда да аның медицина өлкәсендә белемнәре бик колачлы икәне күренеп тора. 



Сүз уңаеннан. Гамил "зур" кешеләр белән беренче генә тапкыр аралашмый. Актив гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында катнашучы буларак, ул берничә ел элек Дәүләт Советында булып, чыгыш ясаган иде. Быел исә Казан ханнары күмү чарасында ул беренче Президент Минтимер Шәймиев белән фотога да төшә алган. Бу очрашудан соң исә ул үзенең тагын да популярлашып китүен әйтте. "Ярый әле телефонның тавышы сүндереп куелган - бертуктамый шалтыраталар", - диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100