news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер көндә ничә коймак ашарга ярый?

Коймакны майланмаган, көйми торган табада әзерләү хәерле.

news_top
Бер көндә ничә коймак ашарга ярый?

Табиб-диетолог Наталья Денисова көнгә өч коймактан артык ашарга ярамый дип саный. Бу турыда табиб «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгы хәбәрчесенә сөйләгән.

Әгәр коймакка майлы эчлек тә төрелгән булса, бер коймак кына ашап кую хәерле. Коймакны иртәнге якта ашасаң яхшырак. Ул көн буена эшкәртелеп бетәр.

«Коймак — бик күп калорияле һәм эшкәртү өчен катлаулы ризык. 100 грамм коймакта 190–200 калория бар. Бу саннар онга, эчлеккә бәйле. Максималь файда алу өчен, коймакны эремчек, сыр, майсыз ит, балык белән ашау хәерле», — ди белгеч.

Наталья Денисова коймакны каймак, май, баллы әйберләр белән ашарга киңәш итми. Уылдыклы эчлек тә организмга яхшы тәэсир итмәс. «Уылдык — майлы продукт, аны да эчлек итеп файдаланмау хәерле. Әгәр бик теләсәгез, бераз гына ашарга ярый, тик күп түгел», — дигән табиб.

Коймакны файдалы ризык итеп тә әзерләп була. Моның өчен эре бөртекле он кулланырга кирәк. Солы, карабодай оны да файдалы булыр. «Коймак пешергәндә майсызландырылган сөт, су, кефир кулланырга була. Коймакның калориялелеген киметү өчен, бер аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Пешергәндә май салмыйча гына, көйми торган табада әзерләү хәерле», — дигән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар