Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер күл тулысынча җир астына киткән - видео

Су бик кимегәч, күл балык тутырылган мичкә кебек булып калган. Кешеләр балыкларны кул белән генә җыйган.

news_top_970_100
Бер күл тулысынча җир астына киткән - видео

Новгород өлкәсендә бер күл тулысынча җир астына киткән. Күлдәге су гигант тау куышына аккан, дип фаразлыйлар. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

Хвойнинский районындагы Ямное карст күле юкка чыгу турында район администрациясендә сөйләгәннәр. Су күл уртасындагы чокыр аша агып китеп беткән. Берничә квадрат километр мәйданга җәелгән күлдәге су акрынлап кими башлаган. Балыклар үлгән.

«Су бик аз калгач, күл балык тутырылган мичкәне хәтерләтә иде», — дигәннәр район хакимиятендә. Кешеләр исән балыкларны кул белән генә җыеп алган. Җыелмаган балыклар исә һәлак булган.

Ләкин бу күлдә балыклар беркайчан да үлеп бетми икән. Алар җир астындагы куышлыкларга күчеп, исән кала дип фаразлыйлар.

Ямное күле берничә елга бер тапкыр тулысынча җир астына агып бетә. Соңгы елларда бу хәл ике-өч ел саен кабатлана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100