Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бер итәкне дә калдырмый ул Нурислам..."

Һәрвакыт үземне мөселман итеп хис иттем. Моннан 30 ел элек, 26-27 яшьләрдә рәсми рәвештә ислам динен кабул иттем. Әти риза булмады, хәтта бер-ике мәртәбә усалланып каршылык белдерде. Әни аңлады. Шуннан соң кече энем белән аралар бозылды, аралашып яшәмибез хәзер. Авыр, - дип тормышы турында сөйләде җырчы Нурислам Интертатка.

news_top_970_100
"Бер итәкне дә калдырмый ул Нурислам..."

- Бер итәкне дә калдырмый ул Нурислам, дигән сүзләр йөри сезнең турында. Яшереп йөрмисез ахры?

- Көнләшәләр, ачулары килә. Яшермим, кызларны, гүзәл затларны яратам, матурлык сөям. Спортсмен кеше бит мин, үз тәнен тәртиптә тота алган хатын-кызларга сокланам. Аның гаебе бармы? Минем бер вакытта да кызлар эзләп йөргән юк. Алар үзләре миңа гашыйк. Үзегез күрәсез, 50дән узсам да, тән төзелешем егетләрнеке кебек. Татар эстрадасыннан эзләп карагыз әле шундый фигуралы җырчыларны, таба алырсыз микән? Майлары асылынып төшкән, симез кешеләрне күрсәм чирканам, 20-30 яшьтә үзләрен тәртиптә тота алмыйлар, 50дә нинди булырлар икән соң алар? Шөгыльләнергә иренәләр чөнки, ялкаулык көчле. 25-30 яшьлек хатыннар яза миңа, эзләнеп киләләр. Трико киеп, корсак киереп йөри торган ирем өйдә дә бар. Матурга тарта күңел, диләр. Шулай булгач кем гаепле булып чыга соң? Өйләндем дип иркен суларга ярамый. Хатын-кызны яныңда тотасың килсә, иң беренче үз тәнеңне рәткә китерергә кирәк!

- Фигурагызны ничек саклыйсыз, махсус диета тотасызмы, әллә фитнес-залга йөрисезме?

- Фитнес-залларны җенем сөйми. Табигатьне яратам. Күбрәк ачык һавада йөгерәм, урманда йөрим, суда йөзәм. Спорт белән шөгыльләнү өчен миңа зал түгел, ирек, урман һәм саф һава кирәк.

- Сез татар эстрадасына Нурислам исеме белән килеп кергән җырчы. Күптән түгел генә керәшен булуыгыз ачыкланды, нигә аны яшердегез?

- Туганнан бирле керәшен булуымнан кимсенеп яшәдем. Дөрес аңлагыз, мин һәр милләтне, һәр динне хөрмәт итәм. Диннәр күп, Аллаһы Тәгалә берәү генә ул. Үземне белә башлаганнан бирле ислам диненә тартылдым. Ак яулыклы әбиләргә соклана идем, азан тавышы күңелемә якын булды. "Үзем татарча сөйләшәм, ә ни өчен мин урыс исемен йөртәм, нигә мин Николай?" 6 яшьлек вакытта үз-үземә шушы сорауны бирә башладым. Үсеп җиткәнче шушы сорау мине гел битәрли килде. Моннан 30 ел элек, 26-27 яшьләрдә рәсми рәвештә ислам динен кабул иттем. Мулла миңа Нурислам дип исем кушты. Фамилиям дә урысныкы иде, шуңа күрә икенче хатынымның фамилиясен алдым. Шуннан бирле мин Исмәгыйлев Нурислам!

- Дин алыштыруыгызның башка берәр җитди сәбәбе бармы?

- Моннан бик күп еллар элек Иван Грозный татар халкын җәберләп, көчләп чукындырган. Кемдер килешкән һәм шулай яшәвен дәвам итә. Мин нигәдер моны кабул итә алмадым. Бәлки, кайчандыр минем әби-бабаларым ислам динен кабул итеп, чын мөселман булып яшәргә теләгән дә булганнардыр, батырчылык итмәгәннәр. Аларның шушы теләкләре геннар аша миңа күчмәдеме икән, дип уйлыйм.

- Әти-әни, туганнар әлеге гамәлегезне ничек кабул итте?

- Әти риза булмады, хәтта бер-ике мәртәбә усалланып каршылык белдерде. Әни аңлады. Ислам динен кабул итүем аңа ошамаса да, сүз әйтмәде, килеште. Минем бертуган ике энекәшем бар. Уртанчысы Иван исемле. Ул да сүз әйтмәде, рәхмәт. Бүгенге көндә дә бер-беребез белән ярдәмләшеп, аралашып яшибез. Тик менә кече энем генә мине аңламады, кызганыч, без аның белән аралашмыйбыз хәзер.

- Сезгә һаман да Николай дип эндәшүчеләр бармы? Әниегез кем дип әйтә?

- Әни миңа улым ди. Туганнарым, әнинең туганнары, авыл халкы бар да Нурислам диләр. Арада үзен күрсәтергә теләп, кеше алдында Николай дип кычкырып эндәшүчеләр дә бар. Игътибар бирмәскә тырышсам да, йөрәккә бәрә.

- Туган авылыгызга кайтып йөрисезме?

- Авылга еш кайтам. Машинага утырам да ялгызым гына яшь вакытта йөргән җирләрне урап йөрим. Тар сукмактан чишмә буена төшәм. Балачакны, егет вакытларны искә төшереп утырам. Шундый якында кебек үткәнем. Кызлар озатып йөргән чаклар да еракта калган инде... Яшьлегем турында, авылым турында тыныч кына сөйли алмыйм, күземнән яшь бәреп чыга, тамагыма төер тыгыла... (елый)

- Ирләрне елату авыр булса да, тыелып кала алмадыгыз. Нәрсә борчый сезне, туган авылыгыз картая мәллә?

- Картаю гына түгел, ул үлеп бара. Менә шунысы күңелне тырный. Бу юлы авылга оныгым Раязны алып кайттым. Безнең бакча башын үлән басып киткән. Элек койма бар иде, ул да череп таушалган. Бер багана гына утырып калган. Мин исән, коткар мине, дигән кебек печән арасыннан башын калкытып тырпаеп тора. Оныгым белән шул багана янына басып фотога төштек. Кайчандыр шаулап торган авыл буш, балалар чыр-чуына белән тулы йортыбызның да уты юк, ишеге бикле. Таралыштык шул. Кече энем белән хәл-әхвәл дә белешмибез хәтта. Авыр.

- Нурислам, сез һаман ялгызмы?

- Ялгыз. Рәсми рәвештә язылышып торган хатыным юк.

- Яңа сезонны башладыгызмы әле? Концертыгызда кемнәр катнаша? Чулпан Әхмәтҗанова быел да сезнең беләнме?

- Әйе, Аллаһка тапшырып, яңа сезонны башлап җибәрдек. Состав әллә ни алышынмады дияргә була. Чулпан быел да безнең белән.

- Узган интервьюда Чулпанның кияүгә чыгу-чыкмавы турында анык кына җавап бирә алмаган идегез. Сорауны тагын кабатларга мәҗбүрмен, Чулпанның кияүгә чыгуы дөрес булдымы?

- Белмим. Үзенең сөйлисе килмәгәч, башка кабатлап сораган булмады...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100