news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ирнең хатынын парковкада кадап үтерүе күзәтү камерасына эләккән

Бала белән аралашудан тыярлар дип курыктым, дип сөйли җинаятьче ир-ат.

news_top
Бер ирнең хатынын парковкада кадап үтерүе күзәтү камерасына эләккән

Мәскәү янындагы Щелково шәһәрендә бер ир-ат үзенең элеккеге хатынын кадап үтергән. Бу турыда «Вести» каналы  хәбәр итте.

Гипермаркет янында парковкадагы фаҗигане күзәтү камерасы видеога төшереп торган. Щелково шәһәрендә яшәүче кеше элеккеге хатынына пычак белән ташлана. Хатынны асфалтька егып сала һәм күп тапкыр пычак кадый. Яраланган хатын урында ук һәлак була.

Шуннан соң бу ир-атны сак хезмәткәрләре тоткарлый.

Хатынын үтерүче ир-ат җинаяте турында үзе сөйли. Ул «сөйләшергә»  дип килүен, «үтерергә җыенмавын» әйтә.

Җинаятьче сүзләренчә, ир белән хатын арасында «берничә ел дәвамында психотравмалы ситуация» була. «Мин гел куркып яшәдем. Өйдән куып чыгарырлар, әти-әнием һәм үзем сатып алган милегемне тартып алырлар, дип борчылдым. Бала белән аралашудан тыярлар дип курыктым. Хатын шулай уйлар өчен сәбәп тудырды», — дигән ул.

Фаҗигадән соң, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар