Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер җире дә сынмаган». Әтиләре кибеткә киткәч, ике бала алтынчы кат тәрәзәсеннән егылган

news_top_970_100
«Бер җире дә сынмаган». Әтиләре кибеткә киткәч, ике бала алтынчы кат тәрәзәсеннән егылган
https://pixabay.com/

2 майда Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә ике нәни бала алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Балалар икесе дә исән, сынган урыннары юк. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Өч яшьлек малай газон өстенә егылып төшә. Газонны алдагы көнне генә казыган булганнар. Аның ике яшьлек энесен исә узып баручылар тотып ала. Балаларның баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары бар.

Фаҗига булган чакта балалар өйдә икесе генә утыра. Аларны 27 яшьлек әтиләре Александр карый. Ул рәсми рәвештә эшләми, балалар белән өйдә була. Сабыйларның анасы Валентина исә ул зур фирмада документлар белән эшли. Кичке якта әни кеше өйгә кайтырга тиеш була. 

Александр сүзләренчә, ул хатыны кайтырга ашарга пешерер өчен, әйберләр алырга дип кибеткә чыгып керергә тели. Социаль кулланучылар аны балаларны ялгызын гына калдырып, аракы алырга чыгып киткәндер дип фаразлый. Ир үзе исә моны кире кага.

Әти кеше ун минутта әйләнеп кайтырга җыена, ул киткәндә тәрәзә ябык иде дип раслый. Медицина тикшерү дә аның канында алкоголь тапмый. Гаилә турында яхшы яктан гына сөйлиләр, алар бер хисапта да тормый. Бер бүлмәле фатир да аларның үз милке. Балаларның яшәү шартлары да яхшы.

Хәзер балалар хастаханәдә ята. Аларның гомеренә куркыныч янамый. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100