Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер җирдән йонны ал, икенче җиргә ябыштыр...» – Илсөя Бәдретдинова хатын-кызлар турында

news_top_970_100
«Бер җирдән йонны ал, икенче җиргә ябыштыр...» – Илсөя Бәдретдинова хатын-кызлар турында
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илсөя Бәдретдинова гомергә җор телле, халыкчан, гади булуы белән башка артистлардан аерылып торды. Әйтсә – әйтә. Турыдан бәрә торган гадәте бар аның. Әнә, социаль челтәрдәге сәхифәсендә хатын-кызларга кирәк әйберләр турында язган әле. Кызык. Бүгенге көннең чын дөреслеге.

– Кайчагында: «Э-э-эх, кыз кирәк иде миңа», – дип сөйләнеп йөрим дә, улым Нариманга карап, елмаеп куям. 2 чалбар, 3 футболка аның... Кием алыйк, дисәм, «миндә бар» ди. Аена 1 тапкыр чәч кистерә, сакалын кыра да – «красава».

Ә кыз булса? Әле анасына да охшаган булса?

Бигрәк күп кирәк инде безгә, әйеме? Мәсәлән, капрон колготки... Ни тыкырыгыма дип ертыла ул көн саен, авызыңакерим, ә?.. Узган елгы сумка быелгы курткага килешми... Бер җирдән йонны ал, икенче җиргә ябыштыр... Әле тагын тырнагы... Кашы... Мәсәлән, хайлайтер дигән бизәнү әйбере – ялтырасын өчен, пудра ялтырамасын өчен кирәк...

Әйдәгез, хатын-кызларга кирәк әйберләрне саныйбыз, – дип тәкъдим иткән җырчы виртуаль дусларына.

Илсөя белән күпчелек халык килешкән. Ир бала үстерүе ансатрак, дигән фикерне алга сөрүчеләр күбрәк.

«Минем иптәшемә чыдыйсы гына кала. Өч кызыбыз үсеп килә. Минем белән – дүртәү. Хәзердән үк бизәнү әйберләре сорыйлар»;

«Бөдрә чәчне турайтып, туры чәчне бөдрәләтү... кашны йолку һәм кире сызып кую...»;

«Минем ирем гел әйтә, сезгә кирәк инде «косметика», ә без тумыштан ук матур, ди»;

«Ул капронкага киткән акча инде, арышыңны урыйм... Берәү аның кадәр тәмәке дә тартмый», – дип язучылар булган.

«Малайларның да төрлесе бар, Илсөя апасы. Сиңа уңыш елмайган, шул гына», «Четерекле сорау инде. Безнең 3 ир бала менә. Һәрберсенә фатир алып бирергә тырышачакбыз», – дип, комментарийлар калдыручылар да бар.

Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 28 апрель 2023
    Исемсез
    Татар сэхнэсе сонгы елларда вьетнам базарына эйлэнде, оченче сортлы очсыз товар сатучылары, жыен маргиналь тямайлар,, илсиялэр..сабировлар, акырып бакырып оручелэр, Токеренэсе генэ килэ аларны куругэ. Бу деградация хэм халыкны мыскыл иту тубэн дэрэжэле попса пропагандасы.
  • 27 апрель 2023
    Исемсез
    Татар сәхнәсе төшмәде, киресенчә, күтәрелде. Илсөянең концертлары югары дәрәҗәдә зәвыклы оештырылган. Хәзер элеккеге заман түгел, чагыштыру урынсыз.
  • 27 апрель 2023
    Исемсез
    базар хабалкасы, калхуз. менэ шундый тубэнлеккэ тоште татар сэхнэсе
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100