Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир үзеннән ит сатып алудан баш тарткан парны балта белән чабып үтергән

Шулай ук ир-ат полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануда да гаепләнә

news_top_970_100
Бер ир үзеннән ит сатып алудан баш тарткан парны балта белән  чабып үтергән
pixabay.com/ru

Кубаньда яшәүче бер ир-атны 6 ел элек үзеннән ит сатып алырга теләмәгән гаилә парын балта белән чабып үтергән һәм аларның өен яндырган өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта РИА Новости яза.

«Ул 2014 елда Усть-Лабинск районының Суворов авылында гаилә парын үтерүдә, зыян күрүченең зәркән әйберләрен урлауда һәм ир белән хатыннын өен яндыруда гаепләнә. Шулай ук ир-ат полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануда да гаепләнә», — диелә хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 елның февралендә гаепләнүче, гаилә яшәгән йортка килә һәм үзеннән ит сатып алуларын сорый. «Хуҗа ит сатып алудан баш тарта, шул сәбәпле алар талаша һәм сугышып китә», — диелгән хәбәрдә.

Тикшерү комитеты идарәсе мәгълүматлары буенча, иренә ярдәм итү өчен ишегалдына хатыны чыга. Ул үзе белән балта алган була. Гаепләнүче бу балтаны кулына төшерә һәм ир белән хатынны чабып үтерә. Шуннан соң мәетләрне өйгә кертә, ут төртеп яндыра һәм кача.

2018 елның ноябрендә бу ир-ат Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлегендә җәза срогын үткән була. Шул вакытта камерага инспектор кергәч, ир-ат камерадан чыгып китәргә тырыша һәм полиция хезмәткәренең башына суга.

«Усть-Лабинский районында яшәүче ир белән хатынга карата җинаять кылган кешенең кем булуы озак вакыт ачыкланмады. Ләкин 2018 елда ир-атның бу җинаятькә катнашы барлыгы беленә. Җинаять эше судка җибәрелде», — диделәр тикшерү ведомствосында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100