Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир үзенең алты яшьлек игезәк кызларын үтергән

Төмәндә бер ир-ат үзенең игезәк кызларын үтергән, аннан соң үзенә-үзе кул салган.

news_top_970_100
Бер ир үзенең алты яшьлек игезәк кызларын үтергән
Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Алты яшьлек ике кызчык һәм аларның 36 яшьлек аталарының мәетләрен кичә Төмәндә бер йортта тапканнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, балаларны ата үтергән, шуннан соң, ул үзенә-үзе кул салган. Шаһитлар фаразынча, ир хатын белән бергә яшәмәгән булган. Фаҗига вакытында хатын өйдә булмаган. Балаларын әбиләрендә калдырып, шәһәргә, арендага алган фатирын ремонтларга киткән. Ир балаларны үзе белән алып китә. Моны белгән хатын иргә шалтыратып, балаларын кире алып китәчәген әйтә. Ир исә: "Балаларны бүтән күрмәячәксең, алар минем белән булачак", - ди. 

Ир алкогольле эчемлекләр кулланса да, балаларын беркайчан да кимсетмәгән. Хатын ирнең бу адымга баруына ышана алмавы турында сөйләгән. "Мине гел кыйнады, әмма кызларга сүз әйтмәде, аларны яратты. Аркаларына пычак кадап үтергән", - дип сөйләгән хатын. 

Шаһитлар ир белән хатынның икесенә дә уңай характеристика бирмәгән. "Авыр гаилә" дип бәяләгәннәр. "Гел эчтеләр, өйдән өйгә күчеп йөрделәр, полиция чыгып тормады", - дип сөйләгәннәр алар турында.

Җинаять эшен тикшерү бара. Ирнең туганнары балаларны күмү өчен акча җыйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100