Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир Яңа ел төнендә хатынына суккан һәм тере килеш гәүдәсен тураклаган

Ир хатынны үлде дип уйлый һәм зиратка алып бара, шунда хатын аңына килә.

news_top_970_100
Бер ир Яңа ел төнендә хатынына суккан һәм тере килеш гәүдәсен тураклаган
https://pixabay.com

Кырымда бер ир-ат хатынының башына суккан һәм тере килеш гәүдәсен тураклаган. Ир белән хатын Яңа ел төнендә талашкан. Ир хатынын үтереп, мәет кисәкләрен яшергән. Аннары хатынын югалды дип полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

ТАСС агентлыгы белешмәсе буенча, Мирный авылында яшәүче 63 яшьлек ир-ат 58 яшьлек хатынның башына суккан, хатын аңын югалткан. Ир хатынын үлде дип уйлаган, җинаять эзен яшерү өчен, хатынының гәүдәсен зиратка алып киткән. Ләкин зиратта хатын аңына килгән. Аннары ире хатынның гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләгән. Мәет кисәкләрен зиратның төрле урыннарына күмеп куйган.

Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, 2 гыйнварда бу ир-ат полициягә килә һәм хатыны өйдән чыгып китеп югалды дип әйтә. Ләкин соңрак полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, хатынны ире үтергән булып чыга. Алар ирнең машинасында кан таплары таба, аның хатынныкын булуын билгелиләр.

Сорау алганда, ир-ат гаебен танып күрсәтмә бирә, мәетне яшергән урынны күрсәтә. Ир-атны сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

РИА Новости да әлеге җинаять турында язды. «Талашканда ир хатынына суга, аннары зиратка алып китә һәм хатынын тере килеш кисәкләргә бүлә», дигән агентлыкның үз чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100