Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сак булыгыз – ир-хатыннар: бер ир, хатын-кыз булып киенеп, фатирлар талап йөргән

news_top_970_100
Сак булыгыз – ир-хатыннар: бер ир, хатын-кыз булып киенеп, фатирлар талап йөргән

Хабаровскида хатын-кыз булып киенеп фатирларны талап йөргән ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

Домофон камерасы видеосында кара чәчле хатын-кыз кар көртләре баскан урамнан бара. Ул гәүдәсенең ябыклыгын күрсәтеп торган зәңгәр төстәге стильле куртка кигән, йөзендә битлек. Әмма бу кызның тышкы кыяфәтендә нәрсәдер бик үк дөрес түгел. Йөреше сәер, ә тавышы, хатын-кызларныкына хас булмаганча, тупас, ир-атларныкына охшаш...

Брюнетка булып 33 яшьлек Игорь кыланган икән. Ир-ат, шундый үзенчәлекле кыяфәткә кереп, Хабаровск шәһәренең Индустриаль районында фатирларны талап йөргән.

Ул, хуҗалары белән күрешмичә генә, бер тәүлеккә фатир арендалый һәм электрон ачкычлар ала, фатирга ничек кереп буласын ачыклый.

Фатир арендасы вакыты узгач, Игорь үзен сиздерми. Әмма берничә көннән кире килә, электрон бикне ачып керә. Ир фатирдагы плазмалы телевизорны алып чыга һәм базарда 30 меңгә сата.

Шул рәвешле, бу ир-ат өч фатирны талаган, гомуми зыян – 100 мең чамасы.

Карак ир-атны кулга алалар, «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Игорь, наркотик матдәләр саклаган өчен, элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Урланган барлык техниканы да тапканнар һәм хуҗаларына кире кайтарганнар.

Суд Игорьны гаепле дип таный һәм дүрт елга ирегеннән мәхрүм итә, диелә Хабаровск крае буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100