Казанның Карбышев урамындагы күпердән бер ир егылып төшеп үлгән.
Аңа 30-35 яшь тирәсе булган, үзе белән документлары булмаган. Аның шәхесен ачыклыйлар.
Видеокадрлардан күренгәнчә, ул йөгереп килә, күпернең култыксасына менә.
Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, ул автобус тукталышы янына егылып төшкән һәм 6 сәгать тирәсе шунда яткан.
Аның кем икәнен һәм фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар.