news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир фатир өчен ярты ел буе әнисен һәм үги әтисен агулап яшәгән

news_top

Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә бер ир-ат, әнисен һәм үги әтисен агулау өчен, ярты ел дәвамында аларның ризыгына агу салып торган.

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, беркайда да эшләүмәүче бу ир әнисен һәм үги әтисен гыйнвар аенда агулый башлаган. Берсендә әти-әнисе, хәле китеп, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Табиблар күпме тикшерсә дә, авыруның сәбәбен ачыклый алмаган, аларга тикшерү органнарына мөрәҗәгать итәргә кушалар.

Ә хокук сакчылары өйдә яшерен камералар урнаштыра. Соңрак аның язмаларын караганда, ирнең ризыкка агулы матдә салып болгатуы күренә.

Аңа карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Якын арада Мәскәү өлкәсе Тикшерү комитеты аңа гаепләү билгеләячәк, дип яза «АиФ» сайты.

«Mash» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, бу ир туганнарын фатирны кулга төшерер өчен агулаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар