Бер ир элеккеге хатынын машина белән махсус таптаган мизгел видеога эләккән
Бер ир элеккеге хатынын машина белән махсус таптаган мизгел видеога эләккән
Сорочинск шәһәрендә яшәүче хатын элеккеге иренә кызы белән очрашырга рөхсәт итмәгән. Ачуы чыккан ир бу хатынны машинасы белән бәрдергән. Хатынның баш мие селкенгән, аягы сынган, тәне сыдырылып беткән. Авария мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.
Вакыйга 18 мартта көндезге икеләр тирәсендә була. Мельзавод урамында бер
Имгәнгән хатын сүзләренчә, машина белән аның элеккеге ире идарә иткән. Ир белән хатын аерылышкан, аларның уртак кызы бар. Бу кешеләр үзара аңлаша алмаган, гел талашып торганнар. Хатын сүзләренчә, ире аңа гел янаган. Әти кеше кыз баласын үзенә алмакчы булган, хатыннан ана хокукларыннан баш тартуны таләп иткән.
«Бар да яхшы. Мин исән. Аягым сынган, баш мием селкенгән, бәрелгән урыннар күп, бөтен органнар имгәнгән, тәнем кара янган», — дип язган Анастасия.
Бер мәгълүмат буенча, җиңел машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, башкасы буенча —