news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның күкрәк читлеге эченнән 5 см озынлыктагы кадак алганнар

news_top
Бер ир-атның күкрәк читлеге эченнән 5 см озынлыктагы кадак алганнар
Фото: https://vk.com/gauz_ao_aokb, Амур өлкә клиник хастаханәсе

Амур өлкәсендә бер ир-атның күкрәк читлегеннән 5 см озынлыктагы кадакны табиблар алган. 42 яшьлек ир-ат бу кадак белән берничә ел яшәгән. Бу турыда Лайф яза.

Благовещенск шәһәрендә яшәүче ир-ат, йөткергәндә кан чыга башлагач, табибларга мөрәҗәгать итә. КТ снимогы ясагач, күкрәк читлеге эчендә металл предмет булуы ачыклана.

Табиблар операция ясап, кадакны чыгара.

«Күкрәк стенасының эчке тышчасы астында, үпкәдән 2 мм ераклыкта, йорт җиһазлары өчен кулланыла торган 5 см озынлыктагы кадак таптык. Ул биредә берничә ел яткан, дип фаразларга була», – ди табиб.

Берничә көннән ир-атны өенә кайтарып җибәргәннәр. Ул кадакның үпкәсенә ничек кергәнен аңлата алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар