Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның эченнән алты ручка һәм фломастер алганнар

news_top_970_100
Бер ир-атның эченнән алты ручка һәм фломастер алганнар
https://ru.freepik.com

Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче ир-атның эченнән алты ручка һәм фломастер алганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

45 яшьлек ир-атка табиблар ярдәм күрсәткән. Алар гастроскоп ярдәмендә бу кешенең эчендәге очлы предметларны чыгарган.

Шәһәр башлыгы Алексей Логвиненко үзенең телеграм-каналында бу вакыйга турында язган.

Моңа кадәр әлеге ир-ат берничә тапкыр тикшеренү узган, проблемасы турында белгән. Аңа операция ясарга тәкъдим иткән булганнар, ләкин ир-ат ярдәмнән баш тарткан.

Канцелярия товарларын кешенең эченнән чыгару процессы 30 минут чамасы дәвам иткән. Ир-атны дүрт көннән соң хастаханәдән чыгарганнар.

Ручка һәм фломастерлар ир-атның ашказанына ничек эләгүе хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100