news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның битенә, кулларына, башка урыннарына кайнар битум ябышып калган

news_top
Бер ир-атның битенә, кулларына, башка урыннарына кайнар битум ябышып калган
https://t.me/minzdrav_sakh

Сахалин өлкәсенең Оха шәһәрендә табиблар бер ир-атның гомерен саклап калу өчен тырыша. Бу кеше битум шартлаган вакытта зыян күргән. Сахалин өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы телеграм-каналдагы сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Оха шәһәрендә яшәүче ир-атның бите, куллары, гәүдәсе өченче дәрәҗәдә пешкән. Аны экстрен рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Сахалин өлкәсендә баш комбустиолог Игорь Ким авыруның хәле турында аңлатма биргән.

"Пациентның хәле бик куркыныч иде. Башының күп өлеше, гәүдәсенең башка өлешләре бик каты пешкән. Кайнар битум тән тиресенә ныклап ябышкан. Тиренең зыян күргән өлешләрен урында ук алганнар, вакытлы бәйләвечләр куйганнар", - ди Игорь Ким.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар