news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның суыткычында ике кыз мәетен тапканнар

Бер ир-атның суыткычында ике кыз мәетен тапканнар

news_top
Бер ир-атның суыткычында ике кыз мәетен тапканнар
Полиция хезмәткәрләре Лондондагы бер фатирда ике хатын-кыз мәете тапкан. Алар туңдыргыч камерасында катырылган булган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Билгесез кеше полициягә шалтыратып, фатирда яшәүче кеше турында борчылуын әйткән. Шуннан соң урынга хокук саклаучылар килгән. Алар фатирда коточкыч табылдыкка юлыккан - туңдырылган хатын-кыз мәетләре табылган.

Фатир сексуаль җинаятьләрдә гаепләнгән ир-ат исеменә теркәлгән. Корбан булган хатыннарның исемнәре әлегә билгеле түгел. Аларның берсе бик күптән хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган, дип фаразлыйлар.

Күршеләре сүзләренчә, фатир хуҗасы еш кына өенә кызлар алып кайткан, алар тавышлы кичәләр оештырып ятканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар