Дудинка шәһәрендә бер ир-атны хайваннарга карата рәхимсез булганы өчен вәхшиләрчә кыйнап үтергәннәр. Бу хакта Красноярск крае прокуратурасы хәбәр итә, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
Бу хәлләр 2022 елда була. 39 яшьлек ир-атны үз фатирында үтергәннәр.
Табын артында кәеф-сафа корып утырганда, ир-ат этенә тибә. Бу аның 29 яшьлек кунагына ошамый, исергән килеш, ул аны башкачарак кабул итә, күрәсең. Ул иптәше хайваннарга карата рәхимсез кылана дип уйлый башлый, һәм аны моны өчен җәзага тартырга була.
Этне кыерсыткан ир-атның кулларын бәйлиләр, идәнгә егып салалар һәм кыйныйлар. Хәтта шуннан соң да ярсыган кунак тынычлана алмый. Ул үзенең 60 яшьлек дустын һәм подъезддагы башка яшьләрне дә чакыра. Фатирга яңа кунаклар кереп тула, алар да башта хәмер эчеп ала. Шуннан соң бу җәзалауны башлап җибәргән егет, яңа танышларының ачуын тагын да ныграк чыгару өчен, легенда уйлап чыгара. Янәсе, ул фатир хуҗасының эт һәм мәче үтергәнен үз күзләре белән күреп торган. Ә эткә типкән ир-ат куллары бәйләнгән килеш идәндә яткан.
Исерек ир-атлар төркеме аның ярдәмсез, көчсез булуыннан файдаланган. Зыян күргән ир-атны бик озак мыскыл итәләр: бер көтү ир-ат аның башына һәм гәүдәсенә 50 тапкырдан күбрәк суккан. Фатир хуҗасы күпсанлы имгәнүләр һәм сөякләре сыну аркасында вафат була.
Үлгән ир-атның туганнары аны мәрхәмәтле кеше буларак тасвирлаган – ул хайваннарны бик яраткан, үзенең этенә дә сак мөнәсәбәттә булган.
«Бу сугышны оештыручының һәм 19 яшьлек тагын 2 гаепләнүченең дә җинаять тарихларында уңай характеристика юк. Алар урлау һәм машина куып алып киткән өчен хөкем ителгән булган», – дигәннәр прокуратурада.
Һөҗүм итүчеләр үз гаепләрен тулысынча танымаган. Алар ир-атны үтерергә теләмәүләрен әйткән.
Край суды гаепләнүчеләргә, бер төркем кеше белән аеруча рәхимсез рәвештә кеше үтергән өчен, 12 елдан 13,5 елга кадәр кырыс режимдагы колония билгеләгән. Зыян күрүченең гаиләсенә материаль һәм матди зыян өчен 1 миллион сум компенсация түләттергәннәр.