Бер ир-атның эчендә унике килолы шеш үскән
Ир күп итеп сыра эчкәнгә, корсагы үсә дип уйлаган.
Мәскәү табиблары 64 яшьлек ир-атның эченнән 12 кило авырлыктагы шешне алган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Ир-ат Виноградов исемендәге шәһәр клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Ул биле авыртуын, эчәклеге һәм сидек бүленү системасы белән борчулары булуын сөйли.
Пациентның корсагы бик зур була. Ул корсагының зур булуын күп итеп сыра эчүе белән аңлата. Табиблар бу кешене тикшергәч, аның сул бөерендә 30 см зурлыктагы шеш булуын ачыклый.
Ир-атка операция ясыйлар һәм аның шешен алып ташлыйлар. Шешне үлчәгәч, аның 12 кило булуы ачыклана.
Бәхеткә, шеш янәшә торган органнарга тимәгән, метастазлар да табылмаган. Операциядән соң дүрт көн узгач, бу кешене өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу турыда Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты хәбәр итте.