Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның борынында илле ел яткан тимер акча табылган

Бу кеше бала вакытында борынына бер тиенлек акча тыккан һәм әнисенә әйтергә курыккан, аннары үзе дә оныткан.

news_top_970_100
Бер ир-атның борынында илле ел яткан тимер акча табылган
https://pixabay.com

Зеленоград шәһәрендәге Кончаловский исемендәге хастаханә табиблары бер ир-атка операция ясаган. Бу кешенең борынында тимер акча булган. 1 тиенлек тимер акча борын эчендә илле ел чамасы яткан. Бу турыда Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментының матбугат хезмәте хәбәр итте.

59 яшьлек ир-ат берничә ай дәвамында борынының сул ягы белән сулыш ала алмый. Шуннан соң ул табибларга мөрәҗәгать итә. КТ ясаганнан соң, аның борын куышлыгында чит предмет булуы, аның сулыш юлын томалавы ачыклана. Түгәрәк формадагы бу предмет тимер акча булып чыга.

«КТ ясагач кына, пациент бала чагын искә төшерде. Чама белән алты яшьлек чагында уйнаган вакытта ул борынына 1 тиенлек тимер акча тыгып куя. Әнисенә әйтергә курка, аннары бу турыда үзе дә оныта», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Борын куышлыгындагы тимер акча тирәсендә ташсыман әйбер ясала, ул ринолит дип атала. Бу ир-ат моңа кадәр дә сулыш алу кыенлашудан интегә, тик табиблар моны борын кимерчәге кәкрәю белән аңлата. 

Хәзер табиблар тимер акчаны алган, аның борын кимерчәген дә турайтканнар. Ул дәваланып, өенә кайтып киткән инде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100