Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның ашказанында ярты кило чамасы алтын табылган

Бер ир-атның ашказанында ярты кило чамасы алтын табылган

news_top_970_100
Бер ир-атның ашказанында ярты кило чамасы алтын табылган
Ташкент аэропортында бер ир-атны тоткарлаганнар. Ул ашказанына "салып" дүрт йөз граммнан артык алтын алып китмәкче булган. Кыйммәтле әйберләрнең бәясе чама белән 17 мең доллар тора. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Үзбәкстан гражданины Ташкенттан Һиндстанның Дели шәһәренә очарга җыена. Ул "яшел коридор" аша чыкмакчы була. Тик таможня хезмәткәрләре бу ир-атны өстәмә тикшерүгә чакыра. Заманча сканер җиһазлары ярдәмендә тикшергәндә, ир-атның ашказанында алтын кисәкләре булуы ачыклана. Шулай итеп бу ир-ат алтынны ашказанына "салып", законсыз рәвештә чик аша алып чыкмакчы була.

Үзбәкстан Республикасының Дәүләт таможня комитеты сайтында хәбәр ителгәнчә, кыйммәтле металларның гомуми авырлыгы 434 грамм чамасы була. Хәзерге вакытта таможня тикшерүләре бара.

Үзбәкстан территориясендә товарларны чик аша кертү һәм чыгару нормалары буенча, физик затларга, акциз салымы түләмичә генә, биш данә кыйммәтле әйберләр алып барырга рөхсәт ителә. Аларның гомуми массасы 30 граммнан артмаска тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100