news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат үзенең улын атып үтергән

Бер ир-ат үзенең улын атып үтергән

news_top
Бер ир-ат үзенең улын атып үтергән

Тверь өлкәсенең Весьегонский районында бер ир-ат үзенең улын ау мылтыгыннан атып үтергән. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Былтыр 19 ноябрьдә Весьегонский районындагы торак йортта әтисе белән улы очраша. Туганнар талаша башлый. Шуннан соң 51 яшьлек ир-ат ау мылтыгын ала. Мылтык корылган була. Әти кеше мылтыкны 28 яшьлек улының күкрәгенә терәп атып җибәрә. Яшь ир-ат урында ук һәлак була.

Тверь өлкәсе прокуратурасы улын үтергән ир-атка карата гаепләү карары чыгарган. Гаепләү карарын раслау турында өлкә прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткән. 51 яшьлек ир-атка алтыдан унбиш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар