Бер ир-ат үзенең җеназасыннан соң ике көн узгач, әйләнеп кайткан
Хатыны белән талашкач, Әхмәт өйдән чыгып киткән һәм заводка эшкә урнашкан.
Һиндстанда яшәүче ир-атны туганнары җирләгән. Җеназадан соң ике көн узгач, «мәрхүм» үзе кайтып төшкән. Бу турыда Times Now News басмасына сылтама белән Рамблер.Новости хәбәр итте.
Әхмәт Хәсән хатыны белән талашкан һәм өйдән чыгып киткән. Шуннан соң аның гаиләсе полициягә гариза язып, ир-атның югалуы турында хәбәр иткән. Өч көн узгач туганнарны полициягә чакырганнар. Аларга бер мәетне танырга тәкъдим иткәннәр. Хәсәннең абыйлары мәетне карагач, аның абыйлары Әхмәт булуын раслаган. Туганнар җеназа оештырып, мәетне җирләп куйганнар.
Шуннан соң ике көн узгач, «мәрхүм» өйгә кайта һәм күршеләрен очрата. Күршеләр Әхмәтне полициягә илтеп бирә.
«Хатын белән талашкач, өйдән чыгып киттем дә заводка эшкә урнаштым. Җомга көнне миңа хезмәт хакы түләделәр, шуннан соң кайттым инде. Кайткач, өем бикле икәнен күрдем, күршеләр мине таныды. Алар полиция чакырды», — дип сөйли Әхмәт.
Әхмәтнең хатыны ире исән булганын белгәч, бик сөенгән. Ул мәетне таныган чакта ук шикләнүен әйткән булган, ләкин Әхмәтнең абыйлар туганын «таныгач», каршы килә алмаган, диелә хәбәрдә.