Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат үзен бәдрәфтә ташлап калдырган атасын 33 елдан соң эзләп тапкан

Бер ир-ат үзен бәдрәфтә ташлап калдырган атасын 33 елдан соң эзләп тапкан

news_top_970_100
Бер ир-ат үзен бәдрәфтә ташлап калдырган атасын 33 елдан соң эзләп тапкан
Бөек Британиядә яшәүче бер ир-ат үзен ташлап киткән әтисен эзләп тапкан. Әтисе аны 33 ел элек Лондондагы Гатвик аэропортындагы бәдрәфтә ташлап калдырган булган. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

1986 елның 10 апрелендә Гатвик аэропортында сабый бала табыла. Аның туганына 10 көн генә була. Бу баланы шәлгә төреп, терминал бәдрәфендә ташлап киткәннәр. Балага аэропорт хөрмәтенә Генри Гатвик дип исем кушалар. Табылдык баланы бер гаилә тәрбиягә ала. Ул бу гаиләдә өч апасы белән үсә. Соңрак исемен Стивен Хайдс дип алмаштыра.

Стивен үскәч чын әти-әнисен эзли башлый. Генетик генеалогия галимнәре аның туганнарын табарга ярдәм итә.

33 яшьлек ир-ат әтисе белән күрешү бәхетенә ирешә. Аның абыйлары һәм апалары да булуы ачыклана. Туганнары Стивенның дөньяда бар икәнен дә белмәгән. Кызганычка, Стивенның әнисе инде үлгән була.

Баланы ни сәбәпле аэропортта ташлап калдырганнары бу хәбәрдә әйтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100