Бер ир-ат хатынын үтереп, күзләрен чокып чыгарган һәм үзенең җенес әгъзасын кискән
Дагыстанның Лакский районының Шовкра авылында яшәүче 29 яшьлек Муса исемле ир-ат үзенең 38 яшьлек хатынын үтергән, күзләрен чокып чыгарган һәм гәүдәсен бүлгәләргә теләгән. Бу хакта «Кавказ» «Телеграм» каналына сылтама белән НТВ сайты яза.
Бу вәхшилектән соң ир-ат үзенең җенес әгъзаларын кисеп алган һәм хатынының гәүдәсе өстенә куйган.
Хәзер тикшерүчеләр бу фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.
Социаль челтәрләрдә ир көнләшү сәбәпле шулай эшләгән дип язалар.