Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат, үзе артыннан бәдрәфнең суын агызмаган өчен, дустын кыйнап үтергән

news_top_970_100
Бер ир-ат, үзе артыннан бәдрәфнең суын агызмаган өчен, дустын кыйнап үтергән
freepik.com

Уралның Кировград шәһәрендә бер ир-ат вәхшиләрчә җинаять кылган. Ул көнкүреш ызгыш аркасында иптәшен үтерүдә гаепләнә. Ике ир-ат арасында ызгыш җыештырылмаган бәдрәф аркасында килеп чыккан. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза. 

Бу җинаять 10 сентябрьдә ук эшләнгән, әмма нечкәлекләре хәзер генә билгеле булган.

Гаепләнүче дус кызы белән бергә иптәше янына эчәргә килгән. Эчәргә утырганчы, кунак кулларын юып килергә теләгән. Ә бәдрәф җыештырылмаган булган – хуҗа кеше үзе артыннан суны агызуны кирәк тапмаган, күрәсең.

Кунакка килгән ир-ат моның өчен шелтә белдергәч, фатир хуҗасы аны «послать» иткән. Ә үзенә карата мондый мөнәсәбәттән ачуы чыккан кунак хуҗаны үтергәнче кыйнаган – дустын типкәләгән, урындык белән кыйнаган, дип хәбәр итте Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Үтерүдә шикләнелгән ир-атны бик тиз кулга алалар, ул гаебен таныган. Хәзер аны сак астына алу мәсьәләсе карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100