Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат урамда йөргәндә аяксыз һәм кулсыз бала мәете тапкан

Бала мәетен күселәр һәм сукбай этләр талап бетергән булуы ихтимал.

news_top_970_100
Бер ир-ат урамда йөргәндә аяксыз һәм кулсыз бала мәете тапкан
https://pixabay.com/

22 ноябрьдә Колпино шәһәрендә көндез урамда йөргән 56 яшьлек ир-ат коточкыч табылдыкка юлыга. Ул Анисимов урамындагы торак йорттан 50 метр гына читтәрәк нарат агачлары төбендә нәни бала скелеты күреп ала. Баланың аяклары һәм куллары булмый. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

«КП» сайты хәбәрчесе хокук саклау органы хезмәткәре белән аралаша. «Скелет тапкан ир-ат шунда ук полициягә шалтыратты. Скелет фрагментларын моргка илттек, аны тикшерәләр», — дип сөйләгән чыганак.

Аның сүзләренчә, скелетның барлык өлешләре дә табылмый. Ир-ат күреп алганчы, бала мәетен күселәр һәм сукбай этләр талап бетергән булуы ихтимал.

Бирегә Жасмин кушаматлы эт белән кинологлар да килә. Ләкин эт бер эз дә тапмый.

Әлеге вакыйгадан соң тикшерү башланган. Скелет кайдан килеп чыкканы әлегә билгесез. Бу бала рөхсәт ителмәгән аборт яки авырлы хатынның баласы төшү аркасында барлыкка килгән булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100