Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат әтисен үтереп, мәетен эт оясы астына күмеп куйган

Җинаятьче әтисен сораучыларга «балыкка китте» дип алдалаган.

news_top_970_100
Бер ир-ат әтисен үтереп, мәетен эт оясы астына күмеп куйган

Краснодар өлкәсендәге Приреченский авылында 20 апрельдә 34 яшьлек ир-ат әтисен үтерә. Аннары ул мәетне өй янында җиргә күмә, өстен бетонлый һәм шул урынга эт оясы ясап куя. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 34 яшьлек ир-ат 60 яшьлек әтисенең аркасына ата. Мәетне яшерә. Әтисен сораучыларга исә «балыкка китте дә әйләнеп кайтмады» дип ялганлый. 

Тикшерүчеләр өя янында яңа гына бетонланган урынга игътибар итә. Аны сүтәләр һәм бер метр чамасы тирәнлектә мәет табалар.

Алдалап тору мәгънәсез булуын аңлаган ир-ат әтисен үтерү турында гаебен танып күрсәтмә бирә. Аның сүзләренчә, алар әтисе белән күптәннән бирле талашып яши. Бу хәлләр әтисе белән әнисе аерылышкач, милек өчен килеп чыга. Күптән түгел генә улы һәм әнисе бу йорттан күченеп китәргә мәҗбүр була. Үтерү булган көнне ир-ат әтисе яши торган йортка үз әйберләрен алырга килгән.

34 яшьлек ир-ат карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100