Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат сеңлесенең ирен һәм баласын балта белән чапкан

Бер ир-ат сеңлесенең ирен һәм баласын балта белән чапкан

news_top_970_100
Бер ир-ат сеңлесенең ирен һәм баласын балта белән чапкан
22 октябрьдә иртәнге якта Пермь шәһәренең Киров районында 1963 елда туган ир-ат һәм аның 2007 елда туган улының мәетләре табылган. Аларны балта белән чапканнар. Бу турыда АиФ-Прикамье сайты хәбәр итте.

Хокук саклаучылар тиз арада җинаятьчене эзли башлаган. Берничә сәгатьтән соң Закамск бистәсе читендә бер ир-атны тоткарлаганнар. Бу кеше 1952 елда туган. Ул моңа кадәр дә җитди җинаять өчен хөкем ителгән булган.

Тикшерү версиясе буенча, һәлак булган ата белән малай һәм тоткарланган ир-ат арасында талаш чыга. Шуннан соң балигъ булмаган балага һәм ир-атка җитди яралар ясала. Җинаятьче хуҗаларның этен дә суеп чыгып китә.

Тикшерүчеләр "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. "Пермь өлкәсендә 67 яшьлек ир-ат үзенең туган сеңлесенең тол калган ирен һәм аның баласын үтерүдә гаепләнә. 55 яшьлек ир-ат һәм аның 11 яшьлек улының мәете Киров районындагы фатирда табылды. Аларны үтерүдә шикләнелүче кеше берничә сәгать эчендә тоткарланды. 67 яшьлек ир-ат - мәрхүм малайның абыйсы - ", дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

"Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 22 октябрьгә каршы төндә 55 яшьлек ир-атка һәм 11 яшьлек малайга балта белән берничә тапкыр суга. Ир белән бала җитди имгәнә һәм урында ук һәлак була", диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100