news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат сөяркәсенең корсагына пычак белән кадаган

42 яшьлек хатынның мәетен баскыч астыннан тапканнар.

news_top
Бер ир-ат сөяркәсенең корсагына пычак белән кадаган
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынын вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәнләр. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

42 яшьлек хатынның мәетен 11 июньдә табалар. Ул биш катлы йорт подъездында була, Хатынны көч кулланып үтерүләре билгеле.

Тикшерү версиясе буенча, 10 июньдә көндез бу ир-ат сөяркәсе белән табын корып, салып утыра. Шул чакта алар талаша башлый. Ир-ат хатынның корсагына пычак белән ике тапкыр суга.

Хатын урында ук һәлак була. Шуннан соң үтерүче ир-ат бу хатынның мәетен подъездга алып чыга һәм баскыч астына куеп калдыра.

Ир-ат полициядән качып йөрми, ул үз гаебен таный

«Җинаятьтә шикләнелүче белән тикшерү гамәлләре башкарылды. Аңа гаепләү белдерелде, ул сак астына алынды. Тикшерү эше дәвам итә», — диелә әлеге хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар