Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат сөяркәсен үтереп, мәетен тураклап Иделгә ыргыткан

Ир хатынны буып үтергән, ике атнадан соң мәетне пычак белән кисәкләргә тураган.

news_top_970_100
Бер ир-ат сөяркәсен үтереп, мәетен тураклап Иделгә ыргыткан
https://tver.sledcom.ru

Тверь өлкәсенең Кимры шәһәрендә яшәүче ир-атны 49 яшьлек сөяркәсен үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Быел апрельдә бу хатын-кыз туганнары белән элемтәгә чыкмый башлый. Алар хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Шуннан соң тикшерүчеләр бу хатын белән бергә яши торган ир-аттан шикләнә башлый, җинаятькә аның катнашы булуын ачыклыйлар.

39 яшьлек ир-ат сөяркәсен 13 апрельдә буып үтерә. Ике атнадан соң, ул мәетне тураклый, пычак белән кисәкләргә бүлә. Ир-ат мәет кисәкләрен капчыкларга тутыра һәм шәһәрдә төрле урыннарда ташлап чыга. Шулай ук Идел елгасына да ыргыта.

«Тикшерү барышында ир-ат җинаять кылганын урынын, ничек үтерүен күрсәтә, аннары мәет кискәләрен яшергән урыннарны да әйтеп чыга», — дигәннәр Тикшерү комитетында.

Мәрхүмә хатынның мәетенең кисәкләрен водолазлар тапкан. Судмедэскпертиза булган, хатынның үлеме сәбәбе ачыкланган. Сөяркә ир-атны сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100