Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат кулын пычкы белән кисеп ташлый язган

Бер ир-ат кулын пычкы белән кисеп ташлый язган

news_top_970_100
Бер ир-ат кулын пычкы белән кисеп ташлый язган
Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге хастаханәгә бер ир-атны китергәннәр. Ул кулын болгарка пычкысыбелән кисеп ташлый язган. Бу турыда Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте. 

Ир-ат фатирында ремонт ясый. Ул тәрәзә төбендәге пластик кисәген кисеп ташламакчы була. Шул чакта дисклы пычкы ир-атның сул кулына тиеп китә. Ир-ат бик җитди имгәнә. "Ул инде кулы белән бәхилләшергә өлгергән", диелә әлеге хәбәрдә.

"Пациентның кул чугы һәм бармакларын хәрәкәткә китерә торган сеңере тулысынча киселгән, нурлы нервы өлешчә өзелгән, уртанчы нервы өзелгән, терсәк һәм иңбашы артериясе өзелгән, кул чугында кан әйләнеше бозылган", - дип аңлаткан хастаханәнең хирург-ортопеды Сергей Косарев.

Шулай да табиблар тәвәккәлләп, җитди операция ясаган һәм ир-атның кулын саклап кала алган. Тамырлар пластикасы һәм җөйләр ювелирларча осталык белән башкарылган, диелә хәбәрдә.

Имгәнгән ир-атны якын арада хастаханәдән өенә кайтарып җибәрәләр, ул амбулаториядә дәваланачак. Табиблар бу ир-ат ике айдан кулына газета тотып укыр дип өметләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100