news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат коймак ашап үлгән

Бер ир-ат коймак ашап үлгән

news_top
Бер ир-ат коймак ашап үлгән
Владимир шәһәрендә май чабу бәйрәмендә коймак ашау бәйгесендә катнашкан ир-ат үлгән. Бу турыда "Известия" газетасы язды.

Бу фаҗига шәһәрдә бәйрәм гөрләп торганда булган. Коймак ашауда рекорд куярга алынган 45 яшьлек ир-атның кинәт хәле бетә һәм ул җиргә ава. Тирәсендәге кешеләр аңа ярдәм күрсәтергә тырышып карый. Ул арада "ашыгыч ярдәм" килеп җитә һәм ир-атның үлемен раслый.

- Коймак ашау бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иткәч, ир-ат читкәрәк китте һәм үлде. "Ашыгыч ярдәм" бик тиз килде, әмма медиклар аны коткара алмады, - дип сөйләгән "Российская газета"га Россия Тикшерү комитеты вәкиле Ирина Минина.

Хәзер ир-ат үлемен судмедэкспертлар тикшерә. Ул коймак белән тончыгып үлгәнме, әллә башка сәбәпләр аркасындамы икәнен табиблар ачыклаячак.  "Ул бик күп коймак ашаган", - дип кенә өстәгән Ирина Минина. 

Владимир шәһәре мэриясендә бәйрәм мәйданында булган хәлне расламаганнар, бездә андый эксцесслар булмады, дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар