Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат кибеткә килгән сатып алучының колагын тешләп өзгән

Карак ир-атны сакчы һәм кибеткә килгән икенче ир-ат туктатмакчы булган.

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге супермаркетта бер ир-атны караклыкта шикләнеп туктатканнар. Ул шулхәтлек ярсынган, икенче бер ир-атның колагын тешләп имгәткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

29 апрельдә көндез супермаркетка бер ир-ат килә. Ул азык-төлек урлап чыкмакчы була. Тик ишек төбендә аны сакчы туктата. Җәнҗал чыга. Сакчы каракны үзе генә тыя алмый. Кибеттәге тагын бер сатып алучы сакчыга ярдәм итмәкче була. Ләкин карак ярдәмгә килгән ир-атка да ташлана, аның колагына тешләрен батыра. Колакның бер өлешен тешләп өзә һәм чыгып кача.

Имгәнгән ир-ат хәзер хастаханәдә. 

«Московский комсомолец» хәбәрчесе вакыйга турында тулырак мәгълүмат туплаган. Җәнҗал кичке биш тирәсендә була. 31 яшьлек Ренат исемле кеше кибеткә килә. Ул моңа кадәр караклык өчен хөкем ителгән, хәзер җиһазлар җыючы булып эшли. Ренат бераз салмыш була. Ул азык-төлек салынган киштәләр яныннан бара-бара да, кисәк кенә борылып чыгып китә башлый. Бу хәлгә кибет хезмәткәрләре игътибар итә һәм Ренат артыннан баралар.

Моны икенче сатып алучы — 26 яшьлек Натик исемле ир-ат күреп тора. Ул да Ренатны туктатмакчы була. Ренат исә бергә-бер сугышырга чыгарга тәкъдим итә. Имеш, ул — көрәшче. Ир-атлар ишек төбендә төрткәләшә, аннары өй каршына чыгып сугышалар. Шул чакта Ренат дошманының колак яфрагын тешләп өзә. 3 см чамасы тире өзелә. Шуннан Ренат качып китә. Аны полиция тоткарлый. Ул үзен карак дип шикләнгәнгә хурланып, сугыша башлавын сөйли, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100