Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ир-ат каядыр алып киткән». Тол калган дүрт бала анасы югалган

news_top_970_100

Новосибирск шәһәрендә 4 бала анасы югалган. Аны кемдер урлаган, дип тә уйлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

35 яшьлек Екатерина 22 гыйнварда өйдән чыгып китә. 4 баласы һәм аларның әбисе фатирда кала. Кечкенә балага яшь ярым гына.

«Ул көнне Катя маникюрга китте. Аннары дус кызына керә, анда бәйрәм итәләр. Һәм Катя өйгә әйләнеп кайтмый. Катяның ире юк, ул үлде. Шуңа күрә мин эзлим», – ди Екатеринаның анасы.

Бу хатын кызы югалу турында полициягә дә гариза язган. Домофон камерасы язмасын тапканнар. Анда Екатеринаның дустыннан бер ир-ат белән чыгуы күренә. Ир-ат Екатеринага капюшонын кидерә һәм каядыр алып китә.

«Ул аны каядыр сөйрәгән кебек. Дус кызлары бу ир-атның исемен әйтте. Мин аны социаль челтәрләрдә таптым, яздым. Аңа 52 яшь, Олег исемле. Танышлар аша бу ир-атның төрмәдә утырган булуын да белдем. Бәлки, ул аны урлагандыр?» – ди Екатеринаның анасы.

Әлеге ир-ат кеше кыйнаган, аннары бу кеше үлгән. Шуннан соң аны 8 елга хөкем иткәннәр.

«Бу ир-атны социаль челтәрләрдә тапкач, ул миңа мессенджерда язды. Имеш, ул – минем яңа киявем, дип яза. Танышырга килергә теләвен, балаларны алып китәчәкләрен, Катя белән икесе арасында мәхәббәт булуын әйтте. Юкка борчыласың, полициягә әйткәнсең, ди. Мин аннан «Катя белән телефоннан сөйләштер» дип сорадым, ул бирмәде. Мин аңа шалтыраттым, җавап бирми. Екатеринаның телефоны өйдә калган, аның белән элемтәгә чыгып та булмый. Ул аны көчләп тотып торадыр кебек», – ди әни кеше.

Екатеринаның буе 152 см, чандыр гәүдәле, чәче акка буялган, күзләре зәңгәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100