Бер ир-ат фермада тирес чыгара торган транспортерга башы белән төшеп киткән
Бер ир-ат фермада тирес чыгара торган транспортерга башы белән төшеп киткән
Башкортстанның Дүртөйле районында сыер фермасында фаҗига килеп чыккан. 24 гыйнварда Казы-Йәлдәк авылында «Горшков» исемендәге нәселле хуҗалыкта эшче һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Транспортерда оператор булып эшләүче ир-ат тирес чистарта. Дәүләт Хезмәт инспекциясе мәгълүматы буенча, эшченең аягы транспортерның бер детале — шнекка кысыла. Оператор белән булган хәлне тракторчы күреп ала һәм рубильникны сүндерә, ярдәм чакыра. Шул арада оператор ир-ат шнекка башы белән йөзтүбән кереп китә. Ул шунда ук җан бирә.
Бу фаҗигане тикшергән вакытта, мәрхүм ир-атның исерек килеш эшләве билгеле була. Аның хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныш булмавын, эшләргә өйрәтелмәвен дә ачыклыйлар. Җитәкче кеше операторга шәхси саклану чаралары да бирмәгән, хезмәт шартларын да бәяләмәгән, куркынычсыз шартлар да тудырмаган. Транспортер койма белән уратып алынмаган.
Әлеге кагыйдә бозулар өчен вазифаи затларны 605 мең сум штрафка тартканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.