Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат елгада батучы ике баланы коткарган, өченчесе артыннан кергәч, батып үлгән

Олылар яр буенда кала, өч бала су коенырга кереп китә һәм барысы да бата башлый.

news_top_970_100
Бер ир-ат елгада батучы ике баланы коткарган, өченчесе артыннан кергәч, батып үлгән
saratov.sledcom.ru

Саратов өлкәсенең Новоузенский районында 14 яшьлек кыз бала һәм аны коткарырга маташкан 33 яшьлек ир-ат суда батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

27 июньдә кич белән берничә гаилә ике машинага утырып су буена килә. Алар Алгай совхозыннан 1 км ераклыкта гына урнашкан Олы Узень елгасында ял итәргә җыена. 

Шаһитлар сүзләренчә, олылар барысы да аек була, алар әйберләрне алып урнаштыра башлый, өч бала су коенырга кереп китә.

Елгада агым бик көчле булып чыга, балаларны су алып китә башлый. 33 яшьлек ир-ат аларны коткарырга дип йөгерә. Ул бер баланы ярга чыгара, тагын бер кызга чыгарга ярдәм итә һәм 14 яшьлек кызны коткарырга дип тагын суга керә. Ләкин ул баланы да коткара алмый, үзе дә төпкә китә.

Үсмер кыз мәетен биредәге кешеләр алып чыга, ир-атны исә төнге икегә кадәр эзлиләр. Аны водолазлар таба.

Тикшерү эшләре башланган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100