news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат элеккеге хатынының өенә шартлаткыч ыргыткан

Өйдә булган 13 яшьлек малай, хатынның анасы яраланган.

news_top
Бер ир-ат элеккеге хатынының өенә шартлаткыч ыргыткан
Оренбург буенча Тикшерү идарәсе

Оренбург өлкәсенең Кувандык шәһәрендә бер ир-ат элеккеге хатынына, аның анасына һәм хатыны белән яшәргә калган үзенең улына һөҗүм иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Телеканал белешмәсе буенча, ир-ат хатынының агач йортына бәреп керә һәм үз ясаган шартлаткыч җайланманы эчкә ыргыта.

Шартлаудан соң, өйдә берничә пыяла ватыла, шартлаткыч кыйпылчыклары өйдәге кешеләрне яралый. Аннары ир-ат ау мылтыгыннан ата башлый. Бераздан ул чыгып кача. Әлеге фаҗигадә ир-атның 13 яшьлек улы һәм хатынының анасы яралана.

Ярты сәгатьтән бу ир-атны тоткарлыйлар. Ул тоткарлаганда каршылык күрсәтми.

«Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Кувандык шәһәрендә яшәүче 49 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачты. Ул ике яки аннан да күбрәк кешене гомуми куркыныч ысул белән үтерергә маташуда шикләнелә», — диелә ведомство хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар