news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат элеккеге хатынының чәчен кырган һәм эчендәге баласын ярып алу белән янаган

Үчле ир-ат элеккеге хатынының яңа ирен дә урлау белән куркыта.

news_top
Бер ир-ат элеккеге хатынының чәчен кырган һәм эчендәге баласын ярып алу белән янаган
https://pixabay.com

Берничә тапкыр хөкем ителгән ир-ат элек бергә яшәгән хатынын үз өенә чакырып китергән. Биредә ул хатынның чәчен кырып алган. Аннары әйберләрен талаган. Бу вакытта ир белән хатынның балалары да биредә булган. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

Шуннан соң ир хатынын тагын куркыта. Ул авырлы хатынның эчендәге баласын ярып алу белән куркыта.

Әлеге ир-ат хатынның яңа иренә дә урлау белән яный.

Бары тик 300 мең сум акча түләгән очракта гына элеккеге ир яңа гаиләне тынычлыкта калдырачагын әйтә. 

Хәзер ир белән хатынның балалар өйдән чыгарга курка, нәни сабый балалар бакчасына йөрүдән туктый. 

Әлеге вакыйганы хокук саклаучылар тикшерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар