Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат элеккеге хатынын таяк белән кыйнаган, урлап алып киткән һәм бәйләп куйган

Әлеге вакыйганы күрше хатын тәрәзәдән күреп калган һәм полициягә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Бер ир-ат элеккеге хатынын таяк белән кыйнаган,  урлап алып киткән һәм бәйләп куйган
https://pixabay.com

Владивосток шәһәрендә яшәүче 59 яшьлек ир-ат элеккеге хатынының иреген чикләргә маташкан. Хәзер бу кешегә карата җинаять эшен тикшереп бетереп, гаепләү карары расланды. Аны «көч куллану белән янап, корал һәм корал буларак файдаланыла торган предмет кулланып, кеше урлау» маддәсе буенча гаеплиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның сентябрендә бу ир-ат Владивостокның Адмирал Юмашев урамындагы йорт подъездында була. Ул элеккеге хатынына карата көч куллана, хатынны таяк белән кыйный. Аннары травматик пистолет белән янап, хатынны подъезддан сөйрәп алып чыга, алдан ук әзерләп куелган — парковкада тора торган машинага утырта.

Аннары ир-ат элеккеге хатынын Матурлык проспектына алып китә. Биредә ул хатынны бәйләп куя, үтерү белән яный. Полиция хезмәткәрләре килеп коткарганчы, хатынны машинада тоткарлап тора. Бу турыда Приморье өлкәсе буенча прокуратурасының матбугат хезмәте җитәкчесе Виолетта Дорожкина сөйләгән.

Бәхеткә, әлеге җинаятьне күрше хатын күрә. Ул ир-ат белән хатын-кыз талашканын тәрәзәдән күзәтә, билгесез ир-ат хатынны машинага төртеп утыртканын, аннары алып китеп барганын тиз арада полициягә хәбәр итә. Шуннан соң перехват планы башлана.

Тикшерү барышында ир-ат гаебен тулысынча танымый, ул зыян күрүче хатын яла яга дип сөйли. Шулай да җинаять эше судка тапшырылган. Әгәр ир-атны гаепле дип тапсалар, ул 12 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100