Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат өч кешене атып үтергән

Бергә яши торган хатынының әти-әнисен, тагын бер танышын үтергән ир-атның үзенең дә мәетен тапканнар.

news_top_970_100
Бер ир-ат өч кешене атып үтергән

23 октябрьдә Башкортстанның Мәләвез районындагы Ергән авылында 59 яшьлек хатын һәм 57 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Аларны атып үтергәннәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Хокук саклау органнары тиз арада җинаятьченең кем булуын билгеләгән. Ул Салават шәһәрендә яшәүче 58 яшьлек ир-ат булып чыккан. Бу кешенең Салават шәһәрендә яшәгән 57 яшьлек ир-ат үлеменә дә катнашы булуын ачыклаганнар.

Тикшерү версиясе буенча, 19–23 октябрь көннәрендә җинаятьтә шикләнелүче кеше 57 яшьлек танышы белән талашкан. Ул танышыннан зур күләмдә акча алып торган булган. Талаш вакытында җинаятьче танышының башына һәм гәүдәсенә аткан. Ир-ат урында ук үлгән. Җинаять эзен яшерү өчен, бу мәрхүмнең машинасын гаражга алып киткән. Мәетне исә бакчасындагы базга яшереп куйган.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атка акча бик кирәк булган. Ул бергә яши торган хатынының Ерган авылында яшәүче әти-әнисе янына килгән. Алардан да акча алып тормакчы булган. Монда да талаш чыккан. Шуннан соң ул хатынының әти-әнисен дә атып үтергән. Җинаять эзләрен яшереп тормаган, Салават шәһәренә кайтып киткән.

Шулай итеп бу ир-ат өч кешене атып үтергән. Соңрак өч кеше үлемендә шикләнелгән ир-атның үзенең дә мәетен тапканнар, диелгән әлеге хәбәрдә. Аның ничек үлүе турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100