Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат биш хатын-кызны һәм ике кыз баланы үтереп, агулы күлгә салган

Бер ир-ат биш хатын-кызны һәм ике кыз баланы үтереп, агулы күлгә салган

news_top_970_100
Бер ир-ат биш хатын-кызны һәм ике кыз баланы үтереп, агулы күлгә салган
Кипр полициясе Коккинопезоула дип аталган агулы күл төбендә берничә чемодан тапкан. Суда табылган чемоданнар эчендә хатын-кыз җәсәдләре булган. Бу турыда Sky News басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Узган атнада 35 яшьлек ир-атны кулга алганнар. Ул хәрби хезмәткәр булган. Бу кеше биш хатын-кызны һәм ике кыз баланы үтерүен үзе сөйләгән. Кипр тарихында беренче тапкыр серияле маньяк барлыкка килгән, диелгән бу хәбәрдә.

Җинаятьче корбаннарын мобиль кушымта аша таба. Шуннан соң ул аларны үтерә. Мәетләрне чемоданга сала һәм агулы күлгә илтеп ыргыта.

Бу күл кызгылт-сары төстә һәм анда токсик матдәләр бик зур күләмдә. Чөнки бу күл бакыр руднигы шахтасы урынында барлыкка килгән. Шуңа күрә аны Кызыл күл дип атыйлар.

Кеше мәетләре салынган чемоданны күл төбеннән алу өчен, водолазлар махсус саклагыч костюм кигән. Кипрга Британия полиция хезмәткәрләре ярдәмгә киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100