news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат, бара торган такси тәрәзәсен башы белән ватып, салонга кереп утырган (видео)

news_top

Курск шәһәрендә бер ир-ат, юлдан бара торган такси тәрәзәсен башы белән ватып, салонга кергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Курск шәһәрендә эшләүче таксист эш сменасын тыныч кына бетерәм дип торганда, гадәттән тыш хәлгә очрый. Ул өе янына җитәрәк, юлдан барга чакта, машинага ир-ат сикереп керә. Ул машина ишегенең тәрәзәсен ватып, салонга керә, үзе канга баткан.

Таксист ир-ат тыныч калырга көч таба, ничек эшләсә дөресрәк буласын да уйларга өлгерә. Ул диспетчерга хәбәр итә, үзе машиналар күбрәк йөри торган юлга таба бара, биредә «ашыгыч ярдәм» машинасын туктату җаен да таба.

Урынга полиция килә. Якынча версия буенча, таксига һөҗүм итүче ир-ат наркотиклардан исерек була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар